news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы комитеты ана капиталы программасын 2030 елга кадәр озайтуны хуплады

Дәүләт Думасы комитеты ана капиталы программасын 2030 елга кадәр озайтуны хуплады
Фото: «Татар-информ»

Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасының Гаиләне яклау, ата, ана һәм балачак мәсьәләләре буенча комитеты парламентның түбән палатасына ана капиталы программасын 2030 елның 31 декабренә кадәр озайту турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итәргә киңәш итте. Комитет карары Дума электрон базасында чыккан.

«Дәүләт Думасына федераль закон проектын кабул итәргә тәкъдим итәргә», — диелгән профильле комитет карарында.

Дәүләт Думасы Советына парламентарийлар закон проектын Федераль Җыен түбән палатасының 14 гыйнварга эш тәртибе проектына кертергә тәкъдим иттеләр.

Россия Президенты Владимир Путин ил Хөкүмәтенә 2026 ел ахырына кадәр гамәлдә булган ана капиталы программасын озайтырга йөкләде. Яңа закон проекты дәүләт башлыгы йөкләмәсен үтәү өчен эшләнгән.

Хөкүмәт мәгълүматлары буенча, Россиядә якынча 5 млн гаилә 2027 елдан 2030 елга кадәр ана капиталына хокук алачак. Моның өчен бюджеттан гомумән алганда 2 трлн 776 млрд сум бүлеп бирергә кирәк була.

Шул ук вакытта түләүләр индексацияләнү дәвам итәчәк. 2025 елның февралендә беренче балага ана капиталы күләме 676 мең сумга кадәр артачак. Икенче һәм аннан соңгы балаларга түләү 893 мең сум тәшкил итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100