news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасы: Кайбер пенсионерлар индексацияләнгән пенсияне декабрь ахырында ук алачак

Эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе 7,3 процентка арта. Аны индексацияләнгән рәвештә 2025 елның 1 гыйнварыннан түли башлаячаклар, әмма кайбер пенсионерлар инде декабрь ахырында ук алачак, диде Дәүләт Думасының социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Ул ачыклык керткәнчә, пенсионерлар пенсияне төрле даталарда ала: кемдер – ай башында, кемдер – уртасында, кайберәүләр – ахырында. Әмма гыйнварда озакка сузылган бәйрәмнәр башлану сәбәпле, пенсияне ай башында алучы пенсионерларга ул декабрь ахырында һәм инде индексацияләнгән рәвештә түләнәчәк.

Спикер шулай ук эшләүче пенсионерларның да, эшләмәүчеләрнең дә пенсиясен арттыру өчен бюджетта тиешле акча каралуын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot