Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасы Ислам банкингын кертү экспериментын 2028 елның сентябренә кадәр озайтты
Дәүләт Думасы Ислам банкингын кертү экспериментын 2028 елның 1 сентябренә кадәр озайту турындагы законны икенче һәм өченче укылышта кабул итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Эксперимент, элеккечә, дүрт төбәктә: Башкортстан, Дагыстан, Татарстан һәм Чечня территориясендә узачак. Аны Россиянең башка субъектларына киңәйтү мөмкинлеге әлегә каралмый.
Шулай ук законда экспериментта катнашучылар башкарырга хокуклы операцияләр исемлеген киңәйтү каралган. Инициативаны Дәүләт Думасының финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков җитәкчелегендәге депутатлар һәм сенаторлар төркеме керткән.
2023 елның 1 сентябрендә Россиянең дүрт төбәгендә – Татарстан, Башкортстан, Чечня һәм Дагыстанда – Ислам банкингын кертү эксперименты башлап җибәрелде. Татарстан Республикасы – төбәкләр арасында партнерлык финанславы кысаларында төзелгән килешүләр күләме буенча лидер. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россиядә Ислам банкингының киләчәге зур. Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Ислам банкингы экспериментын вакыт белән чикләнмәгән итәргә тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз