Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасы йорт чатларын MAX мессенджерына күчерүне хуплады
Дәүләт Думасы бүген пленар утырышта икенче һәм өченче укылышта идарәче компанияләрне, ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларны һәм каты коммуналь калдыклар буенча төбәк операторларын күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән MAX илкүләм мессенджерындагы йорт чатлары аша аралашырга мәҗбүр итүче законны кабул итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Мондый аралашу тәртибен Россия Төзелеш министрлыгы билгеләячәк.
Моннан тыш, закон профильле федераль министрлыкка күпфатирлы йортларның гомуми милкен тоту һәм агымдагы ремонт буенча күрсәтелгән хезмәтләрне һәм башкарылган эшләрне кабул итү актларын рәсмиләштерү тәртибен һәм срокларын билгеләү хокукын бирә.
Дәүләт Думасының Төзелеш һәм ТКХ комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Кошелев фикеренчә, MAX мессенджерындагы чатлар ярдәмендә йортта яшәүчеләр үз проблемаларын хәл итә алачак.
«Әгәр кешеләр MAXтагы йорт чаты аша үз проблемаларын чынлап та хәл итеп була икәнен күрсә, мондый коммуникация каналына ышаныч та, чатларның популярлыгы да артачак», – дигән ышанычын белдерде парламентарий.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз