news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасы йөкле студент кызларга пособиеләрне арттыруны хуплады

РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы бүген икенче һәм өченче укылышта студент һәм аспиранткалар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособие күләмен арттыру турында закон проектын кабул итте. Бу хакта парламентның түбән палатасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Югары уку йортларында, өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларында һәм фәнни оешмаларда белем алучы хатын-кызларга пособиеләр төбәктәге хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумына җиткереләчәк.

Тиешле үзгәрешләр «Балалы гражданнарга дәүләт пособиеләре турында»гы законга кертелә. Әлеге инициативаны быелның май аенда Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына карауга керткән иде.

Закон проектына аңлатма язуында укучы хатын-кызларга йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең уртача күләме 90 202 сумга җитәчәк, диелә. Хәзер ул стипендиягә тигез һәм 23 мең сумнан артмый.

Яңа канун агымдагы елның 1 сентябреннән үз көченә керергә тиеш. Пособие билгеләү һәм түләү вәкаләтләрен РФ Социаль фонды алачак. Түләүләр федераль бюджет акчалары хисабына башкарылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot