news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы инвалид балаларны лагерьларда ял иттерү турында закон кабул итте

Россиядә инвалид балалар һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар лагерьларьда квота буенча ял итәчәк. Ул ел саен бүленәчәк. Мондый законны Дәүләт Думасы кабул итте. «Российская газета» шул турыда яза.

«Бердәм Россия» тәкъдиме төбәкнең югары башкарма органы тарафыннан балалар ял итү һәм аларны сәламәтләндерү белән шөгыльләнә торган дәүләт һәм муниципаль оешмаларда ел саен квота билгеләүне күздә тота.

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин белдерүенчә, закон кабул итү сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларның ял итү мөмкинлекләрен киңәйтәчәк. Ул аңлатканча, закон үз көченә кергәч, төбәкләр инклюзив ял итү өчен квоталар билгели алачак, аннары аларны балалар лагерьлары арасында бүлеп биреп була.

«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар үскән гаиләләргә өстәмә яклау кирәк, бу мәсьәлә - Дәүләт Думасы эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе», - дип искәртте спикер.

Нормалар 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100