news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2024 елда Россиядә 32 миллион кешенең пенсиясе артачак

Дәүләт Думасы пленар утырышта иминият пенсиясен алучылар өчен уртача пенсияне 22 605 сумга, ә картлык буенча пенсия алучылар өчен 23 449 сумга кадәр арттыруны күздә тоткан закон проектын беренче укылышта кабул итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Закон проекты нигезендә, эшләмәүче иминият пенсиясен алучыларның пенсия белән тәэмин ителешенең уртача күләме 1 572 сумга, ә картлык буенча эшләмәүче иминият пенсиясен алучыларның пенсия белән тәэмин ителеш күләме 1 631 сумга артачак.

Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин эшләмәүче пенсионерларга пенсияләр арту 32 миллионнан артык кешегә кагылачак дип белдерде.

«Бу атнада пәнҗешәмбе көнне Дәүләт Думасы 2024-2026 елларга федераль бюджет турында закон проектын беренче укылышта караячак. Моңа кадәр безгә бюджетны формалаштыра торган берничә закон проектын карарга кирәк, алар арасында - 2024 елда эшләмәүче пенсионерларга пенсияләрне арттыру тора, аны бүген Дәүләт Думасы беренче укылышта кабул итте», - диде Володин.

Ул шулай ук бу мәсьәләне хәл итүне законлы рәвештә тәэмин итү Россия Президенты Владимир Путинның йөкләмәсе булуын искәртте.

«2024 елның 1 гыйнварыннан картлык буенча иминият пенсияләре 7,5 процентка артачак. Бу карар 32 миллионнан артык кешегә кагылачак. Пенсионерларга ярдәм итү өчен кирәкле барлык акча федераль бюджет проектында инде салынган. 2024 елда пенсияләрне арттыруга өстәмә бюджет чыгымнары 234 миллиард сум тәшкил итәчәк», - дип өстәде Дәүләт Думасы спикеры.

Володин сүзләренчә, чәршәмбе, 25 октябрьдә, депутатлар беренче укылышта бюджетны формалаштыра торган тагын бер закон проектын - минималь хезмәт хакын (MРOT) арттыруны караячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100