news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы эшләүчеләрнең пенсиясен индексацияләү турындагы закон проектын кабул итте

Дәүләт Думасы эшләүчеләрнең пенсиясен индексацияләү турындагы закон проектын кабул итте
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бүген пленар утырышта Дәүләт Думасы депутатлары эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүне яңадан кайтару турындагы закон проектын икенче һәм өченче укылышта кабул итте. Бу хакта Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Айрат Фәррахов хәбәр итте.

«Эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләрен индексацияләүне 2025 елдан яңадан кайтару турындагы законны Дәүләт Думасы бертавыштан кабул итте!» – дип язган парламентарий үзенең телеграм-каналында.

Нормалар буенча, киләсе елдан башлап, эшләмәүчеләрне пенсия белән тәэмин итү белән беррәттән, эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләре ел саен индексацияләнергә тиеш була. Инициативаларны гамәлгә ашыру 2025 елда 96,45 миллиард, 2026 елда 177,03 миллиард, ә 2027 елда 260 миллиард сумга төшәчәк.

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин билгеләп үткәнчә, эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү турындагы закон 7,87 миллион кешегә кагылачак.

«Россиягә каршы кертелгән 21 меңнән артык санкциягә карамастан, Президентыбыз Владимир Владимирович Путин бу мөһим карарны кабул итте», — дип өстәде федераль парламентның түбән палатасы спикеры.

Закон проекты беренче укылышны 25 июньдә узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100