news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасы эш бирүчеләрне хезмәт хакларын индексацияләргә мәҗбүр итәргә тәкъдим итте

«Гадел Россия – дөреслек өчен» партиясе лидеры, Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов премьер-министр Михаил Мишустинга дәүләт һәм шәхси оешмаларда хезмәт хакларын инфляция дәрәҗәсенә бәйләп мәҗбүри тәртиптә квартал саен индексацияләүне кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать юллаган. Документ «РИА Новости» карамагында бар, дип яза агентлык.

«Хезмәт хакы динамикасы белән инфляция арасында баланс булдыру максаты белән барлык эш бирүчеләр, шул исәптән дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр, шулай ук шәхси сектор оешмалары өчен мәҗбүри тәртиптә хезмәт хакларын квартал саен индексацияләү таләбен билгеләп, РФ Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә», - диелгән хатта.

«РИА Новости» белән сөйләшкәндә Миронов индексация күләме инфляциянең узган кварталдагы рәсми дәрәҗәсенә туры килергә тиеш, дип аңлатты.

«Хезмәт хакларын ел саен индексацияләү бюджет өлкәсендә еш үткәрелә, әмма анда да хезмәт хакы күләме һәрвакытта да бәяләр үсеше артыннан өлгерми», – диде ул.

Сәясәтче әйтүенчә, хезмәткәрләрнең 15,2 проценты аена 22,4 мең сумнан 40 мең сумга кадәр хезмәт хакы ала, шул ук вакытта хезмәткәрләрнең 20 процентының кереме 40 мең сумнан 60 мең сумга кадәр диапазонда.

«Азык-төлек продуктларына, даруларга, җәмәгать транспортында йөрүгә хәзерге бәяләргә караганда, бүгенге көндә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 60 мең сумнан да ким булмаска тиеш», - диде партия лидеры.

news_right_1
news_right_2
news_bot