Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасы электрон тәмәке һәм вейплар сатуны тыючы закон проекты әзерләгән
Дәүләт Думасы депутатлары никотинлы продукция, шул исәптән вейплар һәм электрон тәмәкеләр сатуны тулысынча тыючы закон проектлары пакетын әзерләгән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Закон чыгару инициативаларының авторлары – Сергей Миронов һәм Думаның гражданлык җәмгыятен үстерү комитеты рәисе Яна Лантратова. Проект никотин куллану җайланмаларын күпләп һәм ваклап сатуны тыярга, шулай ук тыюны бозган өчен административ җаваплылык билгеләргә тәкъдим итә.
Закон проектына аңлатма язуы нигезендә, вейплар һәм шуның кебек башка продукция саткан өчен физик затларга 20 мең сумнан 50 мең сумга кадәр штраф янарга мөмкин. Шул ук вакытта, Сергей Миронов ассызыклаганча, балигъ булмаганнарга мондый продукция саткан өчен штраф күпкә зуррак булырга тиеш – гражданнар өчен 500 мең сумга кадәр һәм юридик затлар өчен 2 миллион сумга кадәр.
Ул искәрткәнчә, 2023 елда хуш ис кушылган никотинлы товарларны таратуны чикләүче, шулай ук аларны ярминкәләрдә, күргәзмәләрдә, дистанцион рәвештә һәм ачык витриналар аша сатуны тыючы закон кабул ителде. Әмма, сәясәтче сүзләренчә, күп кенә сәүдә нокталары кагыйдәләрне бозуны дәвам итә, бигрәк тә яшүсмерләргә сату мәсьәләсендә.
Миронов билгеләп үткәнчә, дөньяның 32 илендә мондый продукция тулысынча тыелган, ә 79 илдә җәмәгать урыннарында тәмәке тарту һәм никотинлы продукцияне рекламалау чикләнгән. Ул шулай ук никотинлы электрон системалар кулланучылар саны артуга игътибар итте, шул исәптән яшьләр арасында – экспертлар бәяләвенчә, бу инде 4 миллионга якын кеше. Аның сүзләренчә, яшүсмерләрне тәмәке исе булмау һәм күрсәтмичә генә файдалану мөмкинлеге җәлеп итә.
Моннан тыш, парламентарий хәбәр иткәнчә, элегрәк июнь аенда депутатлар мәктәп укытучыларына укучылардан тәмәке һәм никотинлы продукцияне тартып алу хокукын бирүче тагын бер закон проектын керткән иде. Бүгенге көндә педагоглар моны тиешле вәкаләтләр булмау сәбәпле эшли алмый, дисциплинар чаралар гына куллана ала. Бу тиешле нәтиҗә бирми, дип саный Миронов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз