news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасы ел дәвамында хәрби хезмәткә чакыру турында закон кабул итте

Дәүләт Думасы вакытлы хәрби хезмәткә чакыру турындагы карарны, әгәр ул хәрби хезмәткә чакыру вакытында үтәлмәгән булса, бер ел дәвамында (закон кабул ителгән көннән башлап) үтәү турында закон кабул итте.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, закон проектының авторлары – Думаның оборона комитеты рәисе Андрей Картаполов җитәкчелегендәге депутатлар төркеме.

Хәрби хезмәткә чакыру турындагы карар әлеге карар кабул ителгән чорда уздырылган чакыру сезонында үтәлмәгән икән, димәк ул ел дәвамында киләсе чакыру чорларында үтәлергә тиеш (әлеге карарны үтәү көненә «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турындагы» федераль законның 28 маддәсенең 1 пунктында теркәлгән башка төрле карарларның берсен кабул итү өчен нигез булырлык шартлар килеп чыкмаган очракта), дип билгеләргә тәкъдим ителә закон проектында.

news_right_1
news_right_2
news_bot