Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Думасы депутаты Ягафаров: Татарстан Рәисе республиканың үсеш бурычларын ачыклады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең еллык юлламасында республиканың алга таба икътисади үсешенең өстенлекле бурыч һәм мәсьәләләрен җентекләп ачыклады. Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягафаров үзенең telegram-каналында шундый фикер белән уртаклаша.
Еллык юллама – республикабызны алга таба үстерү, икътисад, социаль өлкә үсеше һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен барлык органнар, тармак, хакимият һәм җәмгыять дәрәҗәләренең үзара хезмәттәшлеге векторын һәм стратегиясен билгеләүче традицион чара, дип искәртә депутат.
Ул игътибарны республика җитәкчесенең түбәндәге сүзләренә юнәлтә: «Бүген Татарстан Республикасы — Россия Федерациясенең терәк субъекты, алдынгы һәм икътисади яктан уңышлы регион. Безнең казанышларыбыз нигезендә татарстанлыларның барлык буыннары иҗади хезмәте, аларның республикага тугрылыгы, Ватанга мәхәббәте ята. Безнең уртак бурыч – көчле Россия үсешенә үз өлешебезне кертеп, адым арты адым ясап, бу юлны дәвам итү. Илебез очраткан җитди проблемалар тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә йогынты ясады. Шулай да без аларны лаеклы җиңеп барабыз. Безне сындырып булмый — без моны исбатладык!»
Татарстан Рәисе юлламасының тулы тексты белән «Татар-информ» материалында танышырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз