Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасы депутаты укытучыларга тиешле барлык ташламалар турында сөйләде
Дәүләт педагогик эшне җиңеләйтүгә юнәлдерелгән гарантияләр, түләүләр һәм ташламаларның киң исемлеген раслады. Болар хакында RT белән әңгәмәдә Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин сөйләгән.
Беренче чиратта, депутат атнасына 18 сәгать укытуны тәшкил иткән кыска эш вакытын билгеләп узган. Бу очракта, әзерлек һәм эшләрне тикшерүгә киткән вакыт, шулай ук, вазифа һәм учреждениегә бәйле рәвештә, 42 көннән 56 көнгә кадәр озынлыктагы түләүле отпуск исәпкә алынмый.
Моннан тыш, һәр ун ел саен педагогларга, көч кайтару яки һөнәри әзерлек өчен бер елга кадәр озын отпуск рәсмиләштерү мөмкинлеге бирелә.
Шулай ук, депутат сүзләренчә, законда эш белән тәэмин итүче хисабына кимендә өч елга бер тапкыр һәм хезмәт хакына зыян китермичә даими рәвештә квалификацияне күтәрү хокукы кертелә. Моңа өстәп, укытучылар һәм группа җитәкчеләре 5 яки 10 мең сум күләмендә өстәмә акча, шулай ук, стаж, дәфтәр тикшерү, кабинетлар белән җитәкчелек итү һәм башкалар өчен өстәмә түләүләр алырга мөмкин.
Говырин кече шәһәрләрдә һәм авыл җирлегендә эшләргә әзер булган педагогларга этәргеч бирү чараларына аерым игътибар юнәлткән. Әйтик, «Авыл укытучысы» программасы бер тапкыр 2 миллион сумга кадәр акча түләүне күздә тота, кайбер төбәкләрдә коммуналь хезмәтләр өчен түләргә өстәп акча, бушлай торак яки хезмәт фатиры бирелә.
Говырин сүзләренчә, укытучылар картлык буенча иминият пениясенә иртәрәк чыга ала – 25 ел педагогик стажы булса, яшенә дә карамаячаклар, ә эшкә урнашканда, эш белән тәэмин итүче балалар белән эшләүче белгечләр өчен мәҗбүри булган медицина тикшерүләре өчен түли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз