Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Думасы депутаты Россиядә ни өчен кабат Гаилә елы узуын аңлатты
Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова «Татарстан онлайн» программасының туры эфирында ни өчен Россиядә яңадан Гаилә елы игълан ителүен аңлатты, ул 2008 елда узган иде.
«Россиядә тематика буенча ел кабатлану һәм шактый тиз кабатлану тәҗрибәсе юк», - диде депутат.
Аерым алганда, ул балаларның аз тууын белдерде. Шулай ук, парламентарий сүзләренчә, гаиләләр азрак теркәлә, ә никахлар күбрәк таркала.
«Гаилә тематикасы бик актуаль һәм һәрвакыт уңай күренеш түгел. Чит ил идеологиясе безнең балаларга килеп җитә. Көнбатыш халыклары өчен 1нче номерлы ата-ана һәм 2 нче номерлы ата-ана норма, ә әти-әни түгел һәм бүген бу тема, ким дигәндә, фикер алышу өчен яшүсмерләр арасында да популярлаша», - дип аңлатты Татьяна Ларионова.
Ларионова фикеренчә, барлык бу мәсьәләләр рухи-әхлакый кыйммәтләргә игътибар итәргә кирәклеген дәлилли, кайбер очракларда алар юкка чыга яки кимсетелә. «Соңрак безнең илгә килеп җитәргә мөмкин булган тискәре нәтиҗәләрне кисәтү өчен гаил әелы кабат уза», - диде Дәүләт Думасы депутаты.
2023 елның 22 ноябрендә Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны Россиядә Гаилә елы итеп игълан итү турындагы карарны имзалады. Документта билгеләп үтелгәнчә, карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителә. 7 февральдә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр иткәнчә, Татарстанда чаралар планы расланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз