Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Думасы депутаты: Мобилизациянең яңа дулкыны өчен алшартлар юк
Дәүләт Думасының Саклану буенча комитеты депутаты Андрей Гурулев сүзләренчә, Россиядә мобилизациянең яңа дулкыны өчен алшартлар юк. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Аның сүзләренчә, беренче дулкында мобилизацияләнүчеләрнең әле барысы да хәрби бурычларын үтәүгә керешмәгән. Якындагы ярты елда мобилизациянең икенче дулкынын игълан итү «эффектив түгел», дип саный ул.
«Моның өчен бернинди алшартлар да юк. Әле моңа кадәр мобилизацияләнүчеләрнең барысы да хәрби операция зонасына кертелмәгән. Һәм безнең сәнәгать мобилизациянең чираттагы дулкынын тәэмин итәрлек дәрәҗәгә чыгарга тиеш. Минем фикеремчә, якындагы ярты елда моны эшләү нәтиҗәле түгел», - диде депутат «Чита.Ру «басмасына.
Искәртик, Россиядә өлешчә мобилизация 21 сентябрьдән 28 октябрьгә кадәр Президент Владимир Путин карары белән үткәрелде. Үз теләге белән баручылар һәм резервтагыларны исәпкә алып, бу чорда илдән 313 мең кеше хезмәткә киткән. Мобилизация тәмамлану турында карар булмады, әмма Саклану министрлыгы куелган бурычлар үтәлү турында хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз