Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Думасы депутаты: Мигрантлар – доллар курсы арту сәбәпләренең берсе
Дәүләт Думасы депутаты Михаил Матвеев мигрантларны Россиядә доллар курсы арту сәбәпләренең берсе дип атады. Парламентарий телеграм-каналында аңлатканча, Россиядә миллионлаган мигрантлар эшләп алган акчаларын РФ икътисадыннан чыгара һәм үз иленә җибәрә. Күчерелә торган акчаларның күләме бик зур, дип ассызыклады спикер постында.
Урнаштырылган мәгълүматларга караганда, Таҗикстан эчке тулаем продуктының яртысы Россиядән җибәрелгән акчалардан тора, дип өстәде Матвеев. Кыргызстан эчке тулаем продукты өчтән бер өлешкә, ә Үзбәкстан эчке тулаем продукты 12-15 процентка Россиядән күчерелгән акчалардан тора.
«Әле тагын Грузия (2 миллиард доллардан артык), Әрмәнстан (3 миллиард доллардан артык) Казахстан һәм башкалар бар», - дип яза ул.
Шулай итеп, мигрантлар Россия банкларында ел саен дистәләгән миллиард доллар сатып алып, валютага ихтыяҗны һәм курс артуны ясалма рәвештә стимуллаштыра, дип йомгаклый Матвеев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз