Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев Питрәч районында эш сәфәрендә булды
Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев, Питрәч районы башлыгы һәм «Бердәм Россия» партиясенең район бүлекчәсе сәркатибе Рәис Сөләйманов белән илкүләм һәм партия программалары буенча төзелә торган объектларны карады. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.
Көек авылында 340 урынлы балалар бакчасы төзелеше бара. 484 млн сумлык бу проект федераль бюджет исәбенә төзелә. Шул ук вакытта суүткәргеч челтәрләрен яңарту эшләре алып барыла. Озерная урамында спорт мәйданнары кору да планлаштырыла.
Богородское авылында мәктәпкә 40 ел эчендә беренче тапкыр капиталь ремонт ясала. 112 млн сумнан артык акча бүленгән бу проект «Гаилә» һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектлары кысаларында гамәлгә ашырыла. Шулай ук авылда яңа авыл советы бинасы барлыкка киләчәк.
Питрәч авылында мәдәният йорты капиталь ремонтлана. 391 млн сум акча бүленгән бу проект «Кече Ватан мәдәнияте» партия программасы буенча тормышка ашырыла. Шулай ук хәрби комиссариат бинасы ремонтлана (33 млн сум) һәм авыл үзәгендә төзекләндерү эшләре алып барыла (22 млн сум).
Барлык проектлар «Бердәм Россия» партиясенең халык программасы кысаларында тормышка ашырыла, аның максаты - төбәкләрдә социаль инфраструктураны үстерү һәм кешеләрнең тормыш шартларын яхшырту. Марат Нуриев аерым игътибарны актив торак төзелеше бара торган районнарда социаль инфраструктура булдыруга юнәлтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз