news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова Казанда тавыш бирде

Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова Россия Федерациясе Президентын сайлауда тавыш бирде. Ул Казанның 6 нчы гимназиясендәге 319 нчы сайлау участогына килгән.

«Бүген халыкның үз участокларына һәр гаилә, һәр кеше иминлеге өчен күп эшләр башкарыла торган бөек Россиядә яшәү хисләре белән килүе мөһим», – дигән сүзләрен китерә «Бердәм Россия» матбугат хезмәте.

«Дәүләт Думасына сайлау алды кампаниясе барышында без сөйләгән халык программасы төгәлләнүгә якын. Бу бигрәк тә социаль өлкәгә кагыла», – дип уртаклашты Ларионова.

Ул Россиядә барлык төзекләндерелгән мәктәпләргә заманча җиһазлар кайтарылуын, хәзер белем бирү учреждениеләре мәгариф өлкәсендә перспективалы карарларга әзер булуын билгеләп узды.

Сәламәтлек саклау өлкәсе дә алга киткән: табиблар иң авыр чирләрне дәвалый һәм профилактика уздыра. Медицина оешмалары югары технологияле. Мәсәлән, Казанда Россиядә тиңе булмаган искиткеч республика онкогематология балалар үзәге бар. Федераль онкологик үзәк табиблары да республика онкология хезмәте нәтиҗәләрен таный һәм бәяли.

«Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсен заманча медицина үзәгенә әверелдердек, ә күптән түгел яңа перинаталь үзәк эшли башлады», – дип искәртте Ларионова.

  • 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
  • 3 миллионга якын татарстанлы сайлау хокукына ия. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8.00-20.00 сәгатьләрдә тавыш бирә ала.
  • Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.
  • Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100