Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасы депутаты кәгазь документларны пластикка алыштырырга тәкъдим итте
Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Буцкая юстиция министры Константин Чуйченкога туу турындагы таныклыкларның һәм гражданлык хәле актларын теркәү турындагы башка документларның дизайнын яңадан карау үтенече белән мөрәҗәгать юллады. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Буцкая документларның хәзерге кәгазь формаларын, аларның тузу ихтималын киметү һәм саклауны гадиләштерү өчен, СНИЛСка охшаш ныклырак пластик карточкаларга алыштырырга тәкъдим итте.
Депутат сүзләренчә, бу туу турында таныклыклар өчен аеруча актуаль, алар баланың шәхесен раслау өчен 14 яшьтә паспорт алганчыга кадәр кулланыла. Буцкая фикеренчә, хәзерге формат еш файдалану өчен исәпләнмәгән, шуның аркасында таныклык тиз зарарлана һәм пычрана, гаиләләр өчен авырлыклар тудыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз