news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы депутаты исерек килеш машина йөртүне террорчылыкка тиңләргә тәкъдим итте

Дәүләт Думасы депутаты Солтан Хәмзәев исерек хәлдә машина йөртүгә каршы көрәш буенча радикаль тәкъдим җиткерде. Ул исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүне, бигрәк тә кеше үлеменә китергән очракларда, террорчылык актына тиңләү тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Парламентарий әлеге проблеманы хәл итү өчен җаваплылык чараларын катгыйландыру һәм төгәл билгеләмәләр кертү кирәклеген искәртте. Аның фикеренчә, бу көчле психологик каршылык тудырачак.

«Син террорчылар арасына керергә телисеңме? Юк? Алайса, исерек хәлдә рульгә утырма», – дип искәртте депутат.

Хәмзәев шулай ук «машина йөртүче-үтерүче» билгеләмәсенә дә игътибар юнәлтте, ул автомобиль белән исерек хәлдә идарә итүчеләргә карата кулланыла. Депутат аны «рус рулеткасы» белән чагыштырды һәм исерек йөртүчегә бер тапкыр «бәхет елмайса» да, моның киләчәктә фаҗигадән сакламаячагын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100