news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы депутаты һәм Уфаның элеккеге мэры Павел Качкаев вафат

Дәүләт Думасы депутаты Павел Качкаев 75 яшендә вафат булган. Аның үлеме турында мәгълүматны башкорт парламентарие Рөстәм Әхмәдинуров үзенең Телеграм-каналында язган.

«Россия Дәүләт Думасы депутаты Павел Рюрикович Качкаев вафат. Минем фикеремчә, ул Уфа тарихында иң яхшы мэр һәм замана сәясәтчеләре арасында иң кешелеклесе булды. Соңгы алты елда аның белән «Салават Юлаев» өчен җан аттык, ул аларны бик ярата иде. Аның юклыгына ышанып та булмый», – дип язган Әхмәдинуров.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, үлем сәбәбе – йөрәге туктау. Ул Качкаевның вафатын бөтен республика өчен зур югалту дип атады.

  • Павел Качкаев 1951 елның 4 октябрендә туган. Орджоникидзе исемендәге Уфа дәүләт авиация институтын тәмамлаган. 2003 – 2011 елларда Уфа мэры була. 2021 елда «Бердәм Россия» партиясеннән Россия Дәүләт Думасы депутаты булып сайлана.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100