news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасы депутаты гыйнвар ялларында кемнәр эшләячәге турында сөйләде

12 көнлек Яңа ел каникуллары чорында көч структуралары хезмәткәрләре, табиблар, коткаручылар һәм башка һөнәр ияләре эшләячәк. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты, хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Екатерина Стенякина сүзләренә сылтама белән ТАСС яза.

«Беренчедән, тормышны тәэмин итү һәм иминлекне саклау белән шөгыльләнүче белгечләр эшләячәк. Смена­ларга ашыгыч хезмәтләр, коткаручылар, полиция, медицина хезмәткәрләре, коммуналь хуҗалык һәм юл хезмәтләре, энергетиклар чыгачак. Шәһәрләр һәм торак пунктларның көндәлек тормышын тәэмин итүче барлык белгечләр дә эштә булачак», – дип сөйләде депутат.

Моннан тыш, җитештерү предприятиеләре хезмәткәрләре, шулай ук хезмәт күрсәтү өлкәсе вәкилләре, артистлар һәм мәдәният эшлеклеләре дә эшен дәвам итәчәк. Алар бәйрәм көннәрендә халыкка ял итү һәм уңайлыклар тудыруны тәэмин итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot