news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасы депутаты Говырин 1 июньнән балаларга түләүләрнең артачагы турында сөйләде

Россия Федерациясендә кайбер гаиләләр 1 июньнән балаларга түләүләрнең артуына исәп тота ала. Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.

Аның сүзләренчә, түләүләр 17 яшькә кадәрге балаларның ата-аналары һәм опекуннары, шулай ук хатын-кызлар консультациясендә кимендә алты атналык срокта исәпкә баскан йөкле хатын-кызлар ала торган бердәм пособиене ел саен яңадан исәпләү нәтиҗәсендә артачак.

Түләү күләме гаиләнең бер әгъзасына туры килгән уртача керемнән чыгып билгеләнә һәм аерым алынган һәр төбәктә балалар өчен яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итәргә мөмкин.

Әгәр узган ел дәвамында гаиләнең финанс хәле начарайса, мәсәлән, ата-аналарның берсе эшсез калса, кабат гариза тапшырганда түләү арттырылырга мөмкин, дип аңлатты парламентарий РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында.

Ул билгеләп үткәнчә, июньнән үз көченә керүче үзгәрешләр, беренче чиратта, узган ел билгеләнгән түләүне озайту таләп ителгән кешеләргә кагылачак.

Говырин искәрткәнчә, әгәр мөрәҗәгать итүче дөрес белешмәләр һәм раслый торган барлык документларны тәкъдим итә икән, яңадан исәпләү өстәмә гариза тапшырмыйча башкарылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot