news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы депутаты Фәррахов Әлмәттә табибка карата рәхимсез һөҗүмне гаепләп чыкты

Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Айрат Фәррахов Әлмәт сырхауханәсендә булган вакыйганы гаепләп чыкты. Ул медицина хезмәткәренең гомере өчен борчылуын белдерде, табиблар эшенең мөһимлеген искәртте.

«Хезмәт бурычларын үтәгәндә медицина хезмәткәрләренә каршы законсыз гамәлләргә аклау таба алмыйм. Үзем, ашыгыч ярдәмдә эшләгәндә, мондый хәлгә юлыккан булды», – дип уртаклашты Айрат Фәррахов телеграм-каналында.

Депутат сүзләренчә, җинаятьченең шәхесе инде ачыкланган һәм тикшерү бара.

«Татар-информ» моңа кадәр хәбәр иткәнчә, перинаталь үзәге булган Әлмәт шәһәр балалар сырхауханәсе поликлиникасында, алдан язылудан башка баласын кабул итүдән баш тарткан өчен, ир-ат табибка суккан.

Вакыйганың видеосын социаль челтәрләрдә урнаштырдылар. Кадрларда күренгәнчә, ярсыган ир-ат табибның кабинетыннан чыга, ул чыкмасын дип ишекне тотып тора, шуннан соң кабат кабинетка кире кереп, талаша башлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100