Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасы депутаты этләр һөҗүменнән зыян күрүчегә гомер буе түләргә тәкъдим итте
Әгәр эт кеше сәламәтлегенә җитди зыян салган икән, аның хуҗасын гомере буе зыян күрүчегә төбәктә хезмәт өчен минималь түләү күләмендә пенсия түләргә мәҗбүр итәргә кирәк. Бу хакта Дәүләт Думасының «Яңа кешеләр» партиясеннән депутат Әмир Хәмитов белдерде, дип яза РИА «Новости».
«Эт һөҗүме нәтиҗәсендә сәламәтлегенә җитди зыян килгән очракта, аның хуҗасын зыян күрүчегә гомер буе төбәктә хезмәт өчен түләүнең минималь күләмендә пенсия түләргә мәҗбүр итәргә тәкъдим итәргә», - диде Хәмитов, үзе мондый инициатива белән чыгыш ясарга теләвен билгеләп.
Бүген мондый хокук бозулар өчен җаваплылыкны катгыйландырырга вакыт, дип саный ул. Өстәвенә, аның сүзләренчә, төбәктә хезмәт өчен минималь түләү күләме эт һөҗүменнән зыян күрүчене дәвалау һәм тернәкләндерү чыгымнарын тулысынча капламаячак.
Ул шулай ук потенциаль куркыныч эт токымнары исемлеген киңәйтергә кирәк дип саный.
Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны үз этләрен теркәргә өндәгән иде. Ул, үз чиратында, үз этен Акдусны бу елның февралендә үк чиплаган.
Искәртик, Татарстанда этләрне мәҗбүри теркәү бара. Өстәвенә, республикада «дүрт аяклы» дусларын мәҗбүри теркәмәгән хуҗаларга штраф салыначак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз