Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасы депутаты эшмәкәр аналар өчен салым ташламалары кертергә тәкъдим итте
Дәүләт Думасының мәгълүмат сәясәте комитеты рәисенең беренче урынбасары Марина Ким эшмәкәрлек эшчәнлеген балалар тәрбияләү белән бергә алып баручы хатын-кызларга салым ташламалары бирергә тәкъдим итте. Бу хакта ул ТАССка Петербург халыкара икътисади форумы кырларында белдерде.
«Әлеге хатын-кызларга һичшиксез салым йомшартуларын бирергә кирәк. Безнең инициатива «Мамин ОКВЭД» дип атала. Әгәр дә әни кеше икътисади эшчәнлекнең теләсә нинди төре белән шөгыльләнә икән, ул әлеге ташламаны алырга тиеш», - диде Ким.
Парламентарий аңлатканча, салым салуның гадиләштерелгән системасы кысаларында төбәкләр ставканы 6 проценттан 1 процентка кадәр төшерә алачак.
Ким фикеренчә, мондый ярдәм чарасы хатын-кызларга бала туганнан соң эшмәкәрлектән баш тартмаска ярдәм итәчәк һәм гаилә бизнесы өчен куркынычларны киметәчәк. Ул шулай ук анага бизнес рәсмиләштерү салым салуның ташламалы режимын кулланырга мөмкинлек бирәчәк һәм балалы гаиләләргә ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз