Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасы депутаты дипломнарны яклау форматын үзгәртү идеясен хуплады
Ясалма фәһемне үстерү студентларның белемнәрен бәяләүгә якын килүне, диплом эшләрен яклауны трансформацияләүне дә кертеп, яңадан карауны таләп итә. Бу хакта Дәүләт Думасының фән һәм югары белем бирү комитеты рәисенең беренче урынбасары Ксения Горячева белдерде.
Ул фән һәм югары белем министры Валерий Фальков позициясен хуплады, ул элегрәк дипломнарны яклау форматы үзгәрергә мөмкин дип белдергән иде. Аның сүзләренчә, телдән оештырыла торган формат студентларның реаль белемнәрен һәм компетенцияләрен объектив бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.
«Министр позициясе белән килешәм: ясалма фәһем үсеше чыннан да белемнәрне бәяләү логикасын үзгәртә. Әгәр элек диплом тексты продукт та, компетентлык дәлиле дә булса, бүген бу функцияләр аерыла – һәм система яңа форматлар эзләргә мәҗбүр», - диде депутат ТАСС белән әңгәмәдә.
Горячева билгеләп үткәнчә, Россиядә студентларга традицион язма эшләр урынына реаль проектларны, продуктларны яки бизнес-идеяләрне якларга мөмкинлек бирә торган «диплом буларак стартап» форматы инде гамәлдә. Аның сүзләренчә, мондый модельләрне ясалма фәһем ярдәмендә кабатлау катлаулырак.
«Телдән яклау һәм проектлы якын килү – ул артка чигенү түгел,ә, мөгаен, югары белем бирүнең җитлеккәнрәк моделедер. Якындагы елларда без аның таралуын күрербез дип уйлыйм», – дип билгеләде парламентарий.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз