Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасы депутаты Апаста яшәүче ветеранга истәлекле бүләк тапшырды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин белән Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин абый Сәлахов белән аралашып, хәлләрен белеште, көнкүреше белән кызыксынды. Якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан ихлас тәбрикләүләрен юллап, истәлекле бүләк тапшырды. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләйлә Шиһабиева яза.
Хөрмәтле аксакалга район башлыгы Айрат Җиһаншин да котлау сүзләрен ирештерде.
Хәйретдин ага Сәлахов яшәгән йортның тәрәз төбендә «Җиңү» җыры яңгырады. Утны-суны кичкән ветеран «Җиңү тәрәзәләре» аша горур елмаеп, имин тормыш теләде.
Хәйретдин ага Сәлаховка телевизор бүләк ителде. Ул телевизор аша илнең иминлегенә кагылышлы тапшыруларны карап баруын сөйләде, тизрәк тынычлык урнашып, егетләрнең исән-имин кайтуларын теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз