news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Татарстанның Әлдермеш авылында тавыш бирде
Скопировать ссылку
Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов теркәлгән урыны буенча – Татарстанның Биектау районындагы Әлдермеш авылында Россия Президентын сайлауда тавыш бирде. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында сөйләгән.
«Биектау районы Әлдермеш авылында 1288 нче участокта тавыш бирдем. Якташлар, авыл халкы сайлауда актив катнаша!» – дип хәбәр итә ул.
- Россия Федерациясе Президентын сайлауның беренче көнендә, 15 март иртәсендә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, аның тормыш иптәше, Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл тавыш бирде.
- 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшен башлады, шулай ук хастаханә, санаторийларда, тикшерү изоляторлары, аэропорт, вокзалда вакытлыча эшләүче 45 участок ачылды. Участокларда 16 меңнән артык күзәтүче, шул исәптән чит ил вәкилләре эшли.
- РФ Үзәк сайлау комиссиясе дүрт кандидатны сайлауга кертте: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР), Николай Харитонов (КПРФ) һәм бүген гамәлдә булган Россия лидеры Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot