news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов «Мәскәү татарлары» клубы президенты итеп сайланды

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов «Мәскәү татарлары» клубы президенты итеп сайланды
Фото: Татарстанның Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәрраховны берләшмә әгъзалары очрашуында «Мәскәү татарлары» клубы президенты итеп сайладылар. Бу хакта Татарстанның Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Минем өчен Вәкаләтле вәкиллек – Татарстанның Мәскәүдәге бер кисәге. Бу – бердәмлекне ныгыта торган организм. Безнең клуб үзара очрашу, аралашу, бер-береңә ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылган. Һәркайсыгызның гаять зур тәҗрибәсе бар», - дип искәртте Айрат Фәррахов очрашуда.

Хәбәр ителгәнчә, «Мәскәү татарлары» клубы Россия фән һәм югары белем министры урынбасары Айрат Гатиятов һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесенең элеккеге урынбасары Дамир Фәттахов инициативасы белән 2023 елның декабрендә оештырыла. Аның составына түрәләр, теге яки бу өлкәдә уңышка ирешкән җитәкчеләр һәм эшкуарлар кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100