news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов абортлар турындагы законга үзгәрешләр әзерләде

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов абортлар турындагы законга үзгәрешләр әзерләде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Россиядә абортлар турындагы законны үзгәртергә тәкъдим итте. «Республика Татарстан» газетасы хәбәр иткәнчә, якын арада Россия Хөкүмәтендә парламентарийның тәкъдиме хакында фикер алышачаклар.

Фәррахов фикеренчә, илдә абортларны катгый рәвештә тыярга кирәкми, әмма бу мәсьәләдә булачак әти-әнинең икесенең дә фикерен исәпкә алу зарур. Шулай ук, йөкле кыз балигъ булмаган очракта, булачак әнинең ата-анасы фикерен дә белергә кирәк.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, законны камилләштерү зарурлыгын барысын да аңлый. Әмма аны сайлаучылар соңыннан хупларлык итеп үзгәртергә кирәк, дип искәртте Фәррахов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100