Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин «Адымнар» күптелле белем бирү комплексында булган
Түбән Камада «Адымнар» күптелле белем бирү комплексында Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин җитәкчелегендәге комиссия булган. Мәктәп директоры Артур Галиәхмәтов бина буенча экскурсия үткәргән.
Кабинетлар тулысынча җиһазландырылган. Мәктәпнең актлар залы шәһәрнең Халык иҗаты йортының төп концерт мәйданчыгы белән охшаш булган. Коридорлар киң, ашханәдә берюлы 200 дән артык кеше сыя. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
«Адымнар»да 1200 укучы укый ала. Әмма беренче елны нибары 700 кеше – 1-7 сыйныфлар гына кабул ителәчәк.
Күптелле белем бирү комплексы директоры Артур Галиәхмәтов сөйләвенчә, мәктәп укытучылар белән тулыланды диярлек, составы шактый көчле. Алар барысы да – беренче һәм югары квалификация категориясенә ия булган тәҗрибәле укытучылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз