Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасы депутаты 1-9 майны өзлексез ял көннәре итәргә тәкъдим итте
Май башындагы бәйрәм көннәрен, 1 майдан 9 майга кадәр эшкә бүленмичә, бер озын ял көненә берләштерергә кирәк. Дәүләт Думасы депутаты Игорь Антропенко («Бердәм Россия») шундый тәкъдим белән чыкты. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Ул билгеләп үткәнчә, җитештерү календаренда 1 майдан 9 майга кадәр өзлексез ял көннәрен билгеләү максатка ярашлы булыр, бу гражданнарга дача сезонына тынычлап әзерләнергә һәм участокларда кирәкле эшләр белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирер иде.
Аның сүзләренчә, бәйрәм атнасы эчендә эшкә чыгу кешеләргә тынычлап ял итәргә комачаулый, чөнки күп вакыт юлга китә. Антропенко билгеләп үткәнчә, хезмәткәрләр бәйрәмнәр арасында барыбер ял ала һәм бу эш бирүчеләрнең ачуын чыгара. Шул ук вакытта, ул әлеге тәкъдимнең сменалы эшкә кагылмавын искәртте. Депутат шулай ук бу мәктәп укучыларына һәм студентларга, бигрәк тә имтиханнарга әзерләнүчеләргә файдага булыр иде, дигән фикерен белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз