news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасы депутатларын сайлау бюллетеньнәрендә партияләр тәртибе билгеләнде

Дәүләт Думасы депутатларын сайлау бюллетеньнәрендә партияләр тәртибе билгеләнде
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Бердәм Россия», «Яблоко» һәм ЛДПР тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау бюллетеньнәрендә беренче өч урынны алачак. Партияләрнең исемнәрен һәм эмблемаларын урнаштыру тәртибен шобага салу нәтиҗәләре буенча Россиянең Үзәк сайлау комиссиясе билгеләде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Алар артыннан бюллетеньдә Туры демократия партиясе, «Яшелләр», «Гадел Россия» һәм «Родина» партияләре урнашачак.

Сигезенчедән 11 нче урынга кадәр КПРФ, Пенсионерлар партиясе, «Россия коммунистлары» һәм «Яңа кешеләр» урын ала.

Федераль бюллетеньдә барлыгы 11 партия урын алды. Алар арасында барлык парламент партияләре – «Бердәм Россия», КПРФ, ЛДПР, «Яңа кешеләр» һәм «Гадел Россия». Бюллетеньгә шулай ук парламентта булмаган алты партия: Пенсионерлар партиясе, Туры демократия партиясе, «Яблоко», «Россия коммунистлары», «Родина» һәм «Яшелләр» кергән.

Россия Президенты Владимир Путин тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауны 2026 елның 20 сентябренә билгеләде. Тавыш бирү өч көн дәвамында – 18-20 сентябрьдә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot