news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасы депутатларын сайлау бюллетеньнәре махсус микротекст белән сакланачак

18-20 сентябрьдә узачак РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлау бюллетеньнәре махсус микротекст ярдәмендә сакланачак. Бу хакта журналистлар белән брифингта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Бюллетеньнәр махсус микротекст белән сакланачак. Ул кандидатларны аера торган сызыкларда булачак. Болай гына караганда мондый текст сизелми, әмма билгеле бер стандартлар астында күренә. Бу сайлау бюллетенен саклауның иң заманча фиксациясе», - дип аңлатты ул.

Кандидатларның гомуми округтагы исемлек тәртибе билгеләнде инде, бер мандатлы округлар буенча алар алфавит тәртибендә урнаштырылачак, дип өстәде Кондратьев.

news_right_1
news_right_2
news_bot