news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасы депутатлары ял көннәрендә реклама шалтыратуларын тыярга тәкъдим итте

Дәүләт Думасы депутатлары ял көннәрендә һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә гражданнарга реклама шалтыратуларын тыярга тәкъдим итте. Тиешле мөрәҗәгать Федераль монополиягә каршы хезмәт җитәкчесе Максим Шаскольскийга җибәрелгән, дип хәбәр итә РИА Новости.

Билгеләп үтелгәнчә, чикләү шул исәптән массакүләм, автоматик һәм башка тавыш реклама мөрәҗәгатьләренә дә кагылырга тиеш.

Парламентарийлар гамәлдәге нормалар ял һәм бәйрәмнәрдә реклама шалтыратулары өчен махсус режим күздә тотмый дип саный. Шул ук вакытта реклама алуга алдан ризалык бирү турындагы таләп, алар фикеренчә, проблеманы хәл итми, чөнки мондый ризалык еш кына килешүләргә, анкеталарга, гаризаларга һәм сайтлардагы формаларга беркетелә, ә аларда реклама контактлары өчен рөхсәт ителгән көннәр һәм вакыт аерым билгеләнми.

Мөрәҗәгать авторлары фикеренчә, тәкъдим ителгән чикләүләрне кертү ял һәм бәйрәм көннәрендә кирәкмәгән реклама шалтыратуларын киметергә мөмкинлек бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot