Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасы депутатлары квадробингны контрольдә тоту турында закон проекты әзерли
Россия парламентарийлары җәмгыять өчен бернинди файда китерми торган квадроберлар субкультурасын контрольдә тотачак закон проекты эшли. Бу хакта Думаның Мәдәният комитеты рәисе беренче урынбасары, Россиянең атказанган артисты Денис Майданов хәбәр итте.
«Башта бу уен кебек тоелды, тик аннары, балалар моны яшәү рәвеше итеп кабул итә башлагач, бу инде уенчык түгел. Минем өчен квадробингның файдалы булмавы ачык күренә. Безнең балаларга үзләрен мәшгуль итүнең башка төрле ысуллары күп», - дип белдерде депутат ТАССка биргән әңгәмәсендә.
Хәзер квадробингны контрольдә тота торган закон булдыру буенча эш алып барыла, дип өстәде ул.
Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец балаларның квадробер булу теләген ничек юкка чыгару турында сөйләгән иде. Ул шулай ук мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында әлеге субкультураның зыяны турында әңгәмәләр уздыру инициативасы белән чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз