Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасы биометрия тапшыруның ирекле процедура булуын искәртте
Россиядә биометрик мәгълүматлар ирекле нигездә тапшырыла. Әлеге процедурадан баш тарткан гражданнарны дискриминацияләү закон белән тыелган. Бу хакта Дәүләт Думасының мәгълүмати сәясәт комитеты башлыгы Сергей Боярский хәбәр итте. Аның сүзләрен РИА Новости китерә.
Ул челтәрдә янәсе цифрлар министрлыгы кертергә ниятләгән биометрияне мәҗбүри теркәү турындагы имеш-мимешләрнең таралуын шәрехләде. Депутат сүзләренчә, бу сүзләр дөреслеккә туры килми. Боярский ассызыклаганча, бернинди дә мәҗбүр итү булырга тиеш түгел, бу мәсьәләдә гражданнарга берничек тә басым ясау рөхсәт ителми.
Ул шулай ук искәрткәнчә, элек Бердәм биометрик системага мәгълүматлар тапшырган кулланучылар аларны теләсә кайсы вакытта «Дәүләт хезмәтләре» порталы ярдәмендә бетерә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз