Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасы беренче укылышта социаль банк кертемнәре турында проект кабул итте
Дәүләт Думасы беренче укылышта аз керемле гражданнарга 50 мең сум күләмендә социаль банк кертемнәре ачарга мөмкинлек бирә торган закон проектын кабул итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Сенаторлар һәм депутатлар төркеме тарафыннан кертелгән документ авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү максатларында эшләнгән, ул счетлар һәм кертемнәр буенча гарантияләнгән керем алырга мөмкинлек бирә.
Проект нигезендә, керемнәре түбән дәрәҗәдә булган социаль ярдәм алучы гражданнар социаль банк кертемнәрен һәм счетларын (бер кешедән артык түгел) ача ала. Мондый кертемнең максималь суммасы 50 мең сумнан арта алмый. Аның буенча процентлар ай саен үзгәрә торган ставка буенча түләнәчәк, ул Россия Банкының төп ставкасыннан ким була алмый.
Шул ук вакытта процент керемнәре кертемче тарафыннан күрсәтелгән аерым счетка күчерелергә тиеш. Социаль банк счетындагы 50 мең сумга кадәр суммага Үзәк банкның төп ставкасыннан ким булмаган 1 процент пунктка азрак процент ставкалары, 50 мең сумнан артык булганда, процентлар социаль банк счеты килешүендә билгеләнгән ставка буенча исәпләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз