news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасы беренче укылышта «Киләчәк уеннары» турында закон проектын кабул итте

Дәүләт Думасы беренче укылышта «Киләчәк уеннары» турында закон проектын кабул итте
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген Дәүләт Думасы инновацион спорт төрләре һәм 2024 елда Казанда узачак «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын үткәрү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Яңа закон беренче чиратта турнирны оештыручының хокук һәм бурычларын ныгытырга тиеш, дип билгеләп үттеләр Дәүләт Думасы Физик культура һәм спорт комитетында.

Оештыручы, аерым алганда, ярышлар узачак төбәкне сайлау, чит илләр белән хезмәттәшлек итү өчен җаваплы. Шулай ук ярышларның форматын һәм календарен, приз фондын, исем һәм символикасын, спорт экипировкасы, җиһазлар һәм инвентарь җитештерүчеләрне раслый. Оештыручы шулай ук барлык хокукларга да ия.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин Казанда «Киләчәк уеннары» башлануга кадәрге көннәргә кире хисапка старт бирде. Кибер һәм физик спорт гармонияле рәвештә берләшкән дөньядагы беренче турнир Татарстан башкаласында киләсе 2024 елның 23 февраленнән 3 мартына кадәр узачак. Ярышларга әзерлек турында ноябрь башында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко фикер алышты. Иртәгә, 1 декабрь көнне, уеннар трофее Халыкара космик станциягә җибәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot