news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы барлык эшләүче ата-аналар өчен бала карау буенча пособиеләрне хуплады

Әгәр декрет ялында булган ата яки ана балага яшь ярым булганчы тулы ставкага эшкә чыкса, аларга баланы карау буенча түләүләр билгеләнәчәк. Дәүләт Думасы шул темага законнар пакетын кабул итте. Бу хакта «Российская газета» яза.

Әлегә балаларны карау буенча ай саен түләнә торган пособие ата-ана декретта эшләмәсә яки ярты ставкага, яки өйдә эшләсә генә түлиләр. Әгәр дә ата яки ана эшкә тулы көнгә чыга икән, алар бу пособиегә хокукны югалта.

Россия хөкүмәте Президент Владимир Путин йөкләмәсе буенча түләүләрне саклау турында закон проектын әзерләде, депутатлар аны хуплады.

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин декрет беткәнче эшкә чыгуның еш кына гаиләгә акча җитмәве белән бәйле булуына игътибарны юнәлтте. Спикер искәрткәнчә, 1,5 яшькә кадәр бала карау буенча пособиенең уртача күләме 2024 елда 17,8 мең сум тәшкил итәчәк, һәм бу илнең яңа бюджетына кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100