news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы балаларга һәм йөкле хатыннарга универсаль пособие түләү проектын кабул итте

Бүген Дәүләт Думасы йөкле хатыннарга һәм 17 яшькә кадәрге балаларга түләү өчен универсаль пособие билгеләү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте. Түләүләр 1 гыйнвардан килә башлар дип көтелә. Бу елның 31 декабренә кадәр балалары туган гаиләләр пособиене иске кагыйдәләр буенча да ала ала, шулай ук аларның универсаль пособиене сайлау мөмкинлеге дә булачак.

Универсаль пособие берьюлы берничә социаль түләүне берләштерәчәк. Әйтик, аңа йөклелекнең беренче атналарында исәпкә баскан хатын-кызларга каралган түләү, 1,5 яшькә кадәрге баланы караучы иминиятләштерелмәгән затка каралган пособие, беренче бала тугач барлык төбәкләрдә бюджеттан бирелә торган түләүләр керәчәк. Моннан тыш, универсаль пособиегә өченче бала өчен түләү (ул 78 төбәктә генә бар), 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге балаларга пособие һәм 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балаларга Пенсия фондыннан түләнә торган пособие дә кертеләчәк.

Пособиене гаиләдәге бер кеше башына туры килгән керем бер яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә бирәчәкләр. Пособие күләме төбәк яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итәчәк. 2023 елда ил буенча уртача алганда ул 7 мең, 10,5 мең һәм 14 мең сум, дип яза РИА Новости.

Искәртеп узабыз, аз керемле гаиләләр өчен универсаль пособие кертү турында сентябрьдә билгеле булды. Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин пособиене алу өчен бер гариза җитүен аңлатты, гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша да, күп фунцияле үзәкләргә шәхсән барып яки социаль иминият фондында да тапшырып булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100