news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы балалар өчен бердәм пособие турында закон кабул итте

Бала туу һәм тәрбияләү өчен бирелә торган бердәм пособие билгеләүне турында законны Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта кабул итте. РИА Новости шул турыда яза.

«Балага 17 яшь тулганчы һәм йөкле хатын-кызларга айлык түләүне билгеләүне һәм гамәлгә ашыруны бертөрле итеп башкаруны исәпкә алып, 2023 елның 1 гыйнварыннан универсаль пособие кертү тәкъдим ителә», – диелә аңлатма материалларында.

18 октябрьдә узган беренче укылыштан соң депутатлар закон проектына берничә төзәтмә кертте, дип аңлатып үтелә. Алар шулай ук «универсаль» терминыннан баш тартканнар.

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, пособие төрле түләүләрне берләштерәчәк:

  • йөклелекнең беренче атналарында хисапка баскан хатын-кызлар өчен;
  • баланы 1,5 яшь тулганчы карауга;
  • беренче балага (барлык төбәкләрдә дә бирелә);
  • өченче балага (78 төбәктә генә һәм төрле кагыйдәләр буенча бирелә);
  • өч яшьтән сигез яшькә кадәрге балаларга (социаль яклау органнары түли);
  • сигез яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга (Пенсия фонды түли).

Пособие мохтаҗ булган йөкле хатын-кызларга һәм гаилә кеременең бер кешегә туры килгән өлеше яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә биреләчәк. Түләү күләме региональ яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итәчәк. Пособиенең күләме 2023 елда ил буенча уртача 7 мең, 10,5 мең һәм 14 мең сум тәшкил итәчәк. 2022 елның 31 декабренә кадәр балалары туган гаиләләр пособиене иске кагыйдәләр буенча яки яңача алуны сайлый алачак.

Хезмәт министрлыгында ассызыклаганча, пособие түләү кагыйдәләрен гармонияләштерү хисабына бюджеттан ярдәм алу мөмкинлеге булган гаиләләрнең контингенты киңәячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100