Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасы ана капиталын 2030 ел азагына кадәр озайтты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Дәүләт Думасы депутатлары пленар утырышта ана капиталы программасын 2030 елның 31 декабренә кадәр озайту турында закон кабул итте. Бу хакта РФ Дәүләт Думасы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Закон проектын Дәүләт Думасына карауга РФ Хөкүмәте 2024 елның 19 декабрендә кертте. Үзгәрешләрне «Балалы гаиләләр өчен дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында»гы законга кертергә тәкъдим ителә.
Аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, 2027 елдан 2030 елга кадәр Россиядә биш миллионга якын гаилә ана капиталы алу хокукына ия булачак. Якынча бәяләүләргә караганда, закон проектын гамәлгә ашыру өчен 2027-2030 елларда бюджеттан 2,776 триллион сум күләмендә өстәмә чыгымнар таләп ителәчәк.
- Ана капиталы – Россиядә яшәүче гаиләләргә «Демография» илкүләм проекты кысаларында күрсәтелә торган дәүләт ярдәме чарасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз