Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Думасы ана капиталы программасын озайту турындагы законны I укылышта кабул итте
Дәүләт Думасы ана капиталы программасын 2030 елга кадәр озайту турындагы закон проектын I укылышта кабул итте. Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында шундый бурыч куйган. Бу хакта парламентның түбән палатасы рәисе Вячеслав Володин искәртте.
Аның сүзләренчә, документ өстенлекле тәртиптә каралган. Россиядә 2006 елдан бирле гамәлдә булган программа балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен иң нәтиҗәле чараларның берсенә әверелде. Аны эшләтеп җибәргәннән бирле 14 миллионнан артык сертификат бирелгән.
«2025 елның 1 февраленнән ана капиталы күләме индексацияләнә. Беренче балага түләү күләме, әгәр ул 2020 елның 1 гыйнварыннан да иртәрәк тумаган яки уллыкка алынмаган булса, 676398,58 сум тәшкил итәчәк», — диде Володин.
Ул искәрткәнчә, икенче бала 2020 елга кадәр туган очракта ана капиталы шундый ук суммада түләнә. 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган яки уллыкка алынган икенче һәм аннан соңгы балалар өчен түләү күләме 893835,55 сумга җитәчәк. Бу әле ана капиталы алмаган ата-аналарга кагыла.
Яңа чаралар тагын 5 миллион гаиләне сертификат белән тәэмин итәргә ярдәм итәр, дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз