Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Думасы ана капиталы программасын озайту турында закон проектын караячак
14 гыйнварда узачак пленар утырышта Дәүләт Думасы ана капиталын озайту турында закон проектын караячак. Бу хакта Дәүләт Думасының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Российская газета» яза.
Депутатларга ана капиталы программасын 2030 елның 31 декабренә кадәр озайту турындагы инициативаны беренче укылышта карарга туры киләчәк. Документ Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча әзерләнде һәм палата каравына 19 декабрьдә кертелде. Элекке планнар буенча, программа 2026 ел ахырында төгәлләнергә тиеш иде.
Искәртеп үтик, 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган беренче бала өчен ана капиталы 630,3 мең сум, икенче балага тагын – 202,6 мең сум. Әгәр беренче бала 2020 елга кадәр, ә икенче бала 2020 елда яки соңрак туган икән, түләү 833 мең сум була.
Дәүләт Думасының соңгы пленар утырышында Володин «Федераль Җыенга президент тарафыннан куелган бурычларны законнар белән тәэмин итүне тәмамлау өчен барысын да эшләргә» кирәк диде. Шул исәптән ана капиталын 2030 ел ахырына кадәр озайту турында да сүз бара, дип ачыклык кертте спикер. Шуннан соң документ Хөкүмәт тарафыннан кертелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз