news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасы әгъзасы күп балалы гаиләләр өчен ипотека ставкасын киметергә тәкъдим итте

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб Абзац белән сөйләшүдә бер балалы гаиләләр өчен ташламалы ипотека буенча ставка 6 процентка тигез булырга тиеш, дигән фикере белән уртаклашты.

Депутат икътисадның акрынаюын билгеләп үтте һәм, торак төзелә торган, ә аны сатып алырга кеше булмаган вазгыятьләргә каршы тору сыйфатында, бер бала өчен 6 процентлы ставка, ике бала өчен 4 процентлы ставка, өч бала өчен 2 процентлы ставка билгеләргә тәкъдим итте. Ә дүрт һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен процентлар бөтенләй бетерелергә һәм минималь түләүләр булырга тиеш диде.

«Бу һәркем өчен дә файдага булачак», – дип саный Бессараб.

news_right_1
news_right_2
news_bot