news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы 31 декабрьне ял көн итү турында закон проектын якын арада карарга мөмкин

Тиздән Дәүләт Думасы 31 декабрьне рәсми рәвештә ял көне дип игълан итү турындагы закон проектын карарга мөмкин. Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы Светлана Бессараб хәбәр итте.

«Тиздән без моны карарбыз дип уйлыйм», - диде сәясәтче.

Документны парламентның түбән палатасына 2020 елда ук керткәннәр. Документка аңлатмада «31 декабрь эш көненә туры килгән очракта, россиялеләр еш кына Яңа елны бәйрәм итүгә әзерләнү өчен ял яки түләнми торган отпуск ала», дигән авторлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100