Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасы 2027 елда минималь хезмәт хакын 28 935 сумга кадәр арттыруны раслады
Дәүләт Думасы 2027 елның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен (МРОТ) 28 935 сум күләмендә билгели торган закон кабул итте.
Хәзерге вакытта минималь хезмәт хакы аена 27 093 сум тәшкил итә. Кабул ителгән закон нигезендә, 2027 елдан күрсәткеч 6,8 процентка артачак.
Шул ук вакытта 2027-2029 еллар чорына хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен медиана хезмәт хакыннан чыгып исәпләү турындагы нормаларның гамәлдә булуы туктатыла. Бу чорда хезмәт хакының минималь күләме оешмалар хезмәткәрләренең уртача айлык хезмәт хакының фаразлана торган үсеш темплары нигезендә билгеләнәчәк.
Дәүләт Думасының профильле комитеты бәяләмәсеннән күренгәнчә, мондый механизм статистик мәгълүматларны гына түгел, ә актуаль һәм комплекслы фаразларны да исәпкә алырга мөмкинлек бирәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз