news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы 2023 елда яңа яшәү минимумы турында проект кабул итте

Дәүләт Думасы икенче укылышта 2023 елда яшәү минимумын фаразлана торган фәкыйрьлек чиге нигезендә билгеләргә тәкъдим ителгән закон проектын кабул итте. Киләсе елда аның күләме 14 мең 375 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән.

Проект белән яңа нормаларны билгеләү максатыннан яшәү минимумы турындагы федераль законның гамәлдәге нормаларын туктатырга тәкъдим ителә. Шулай итеп, 2024 елда яшәү минимумы күләме, закон проекты нигезендә, 15 мең 49 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Искәртик, элегрәк РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Антон Котяков белдергәнчә, 2023 елның 1 гыйнварыннан Россиядә минималь хезмәт хакы күләме һәм яшәү минимумы инфляциядән югарырак үсәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100